Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлеге турында

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
  • Безнең районда гражданлык хәле актларын теркәүне бер бүлек башкара, 2018 елдан башлап авыл җирлекләренең вәкаләтләре тартып алынды һәм бөтен районга 2 кеше эшли. Кеше гомере дәвамында аны ГХАТ идарәсе озата бара. 2018 ел нәтиҗәләре буенча бүлектә 87 туу турында акт теркәлгән, аларның 43 малай, 44 кыз (30 бала беренче булып, 33 бала - икенче, 17 бала-өченче, 7 бала дүртенче гаиләдә туган. 17 бала никахсыз туган. 106 никахлашу турында акт, 43 никах өзелү турында акт һәм 394 үлү турында акт, шуларның 195 ир-ат, 199 хатын-кыз вафат булды. 2018 ел эчендә 650 акт бирелгән, 3000 артык документ бирелгән. Хезмәтләр шулай ук Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә күрсәтелә (гражданда идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында расланган хисап язмасы булганда). ЗАГС хезмәте гаилә сәясәтен тормышка ашыруда актив катнаша һәм гаилә юнәлешендәге чараларны оештыра.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International