Күчемсез милек объектларын алдакчылар гамәленнэн ничек сакларга?

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Бүген без гражданнарның кучемсез миллек объектларын саклап калу өчен нинди гамэллэр эшлэргэ кирэк дигэн сорау белэн белгечлэргэ мөрәҗәгать итәргә булдык. Моның белән бәйле рәвештә без бүген студиягә Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милек объектларын дәүләт теркәве бүлеге житэкчесе Илсөя Казакованы чакырдык.

Илсөя Искәндәровна, үз күчемсез милекләрен, әйтик, ялган документлар буенча өченче затларга сатудан саклап калу өчен, кеше нәрсә эшли ала?

Барыннан да элек, күчемсез милек объектларын саклау очен, элеге объект иясенэ (хужасына) Росреестрга аның шәхси катнашында гына алыш-биреш яки оченче затларга сату гамэллэре башкарылырга мөмкин булуы турындагы гариза бирергә тэгъдим итэр идем. Әлеге гаризаны Росреестр сайтында шәхси кабинетта электрон рәвештә бирергә яки купфункцияле узэкнең (КФҮ) теләсә кайсы офисына (күчемсез милек булган төбәккә бәйсез рәвештә) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, гражданинын Мәскәүдә фатиры бар, әмма хәзерге вакытта Казанда яши. Бу очракта ул, Казанда торып, (элеге гариза булган очракта) Мәскәүдә үз милке белән эш итүне тыя ала. Шул рәвешле, милекчедән тыш, беркем дә бернинди арадашчылар да элеге күчемсез милек объекты белән сату-алу эшлэрен башкара алмыячак.

Ә фатир сатып алучы гражданнарга нинди киңәшләр бирергә була?

Беренчедән, килешү төзелгәнче, сатучыдан күчемсез милек объектына хокук билгеләүче документлар булуын тикшерергә кирәк. Мондый документлар, мәсәлән, хосусыйлаштыру, бүләк итү, сату-алу килешүләре һәм башкалар булырга мөмкин.

     Икенчедән, күчемсез милек сатып алуны планлаштырганда объект һәм документлар тарихын, бигрәк тә түбәндәге хәлләр килеп туган очракта тикшерергә кирәк:

-  Фатирны ышаныч кәгазе (доверенность) буенча  саткан очракта. Бу очракта ышаныч кәгазенең гамәлдә булуына һәм кире кайтарылмавына инанырга кирәк. Моның өчен ышаныч кәгазен Федераль нотариаль палата сайтында махсус сервис аша тикшерергә мөмкин.

- Сатып алучыга документларның оригиналлары түгел, ә аларның дубликатлары яки күчермәләре бирелэ. Бу очракта документлар ялган булып чыгарга мөмкин, э чын хуҗалары үзләренең милекләренең сатылуын белмэскэдэ  мөмкин.

Күрсәтелгән очракларда: әгәр сатып алучыга документларның оригиналларын бирмилэр икэн яки ышаныч кәгазе буенча саталар икэн- бу очракта сатып алучыга милекче белән элемтәгә керергә тырышырга кирэк, аның белән шәхсән сөйләшергә, шул ук вакытта ул күчемсез милек объектынын чын хужасы икэнен дэ тогэл билгелэргэ тырышырга кирэк.

- Әгәр сатып алучыны документлар белән ашыктыралар икән, һәм шулай ук фатир гадәти базар бәясеннән арзанрак сатыла икән – бу шулай ук сатып алучыны сагайтырга тиеш.

- Күчемсез милек объектының  тарихын ничек тикшерергә соң?

 - Моның өчен сатып алучы, Росреестр порталы яки КФҮ аша бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә (выписка) заказ биреп, мәгълүматны мөстәкыйль тикшерерә ала.

- Әлеге Өземтә нәрсә турында сөйли ала?

- Ул фатирның милекчесе кем булуы, ипотекага фатир бирелмәве, аңа арест салынмавы, әлеге күчемсез мөлкәткә хокук турында суд бәхәсе барлыгы (булмавы), хокук яки алыш-бирешләрне теркәүгә өченче затның ризалыгы тәкъдим ителуе кирэкме, милекченең шәхси катнашыннан башка килешүне гамәлгә ашыруны тыю юкмы, объектны дәүләт (муниципаль) ихтыяҗлары өчен алу турында Карар кабул ителмәдеме бу һәм башка актуаль мәгълүматны элеге өземтә ярдәмендэ ачыкларга момкин була.

Шулай ук сатып алучыга фатир сатучысының һәм өземтәдэ күрсәтелгән хокук иясенең шәхси мәгълүматлары турындагы мәгълүматка аерым игътибар бирергә кирәк. Бу информациялэрне чагыштырып карарга кирэк- алар туры килергә тиеш; мэсэлэн милек хужасынын өлеш күләме турындагы информация.

Шул исэптэн килешү алдыннан ир белән хатынның сатыла торган объектка уртак милке булуын (булмавын) билгеләргә кирәк.  Хәзерге вакытта уртак милек булганда, ир белән хатынның ризалыгыннан башка да килешүләр теркәлә, әмма мондый килешү алга таба суд тарафыннан ризасызлык белэн башкарылган гамэл дип танылырга момкин. Бу сорауда күздэ тотылырга тиеш.

      Шул рәвешле, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан алынган өземтә ярдэмендэ, сатып алучы сатучы биргэн дөрес булмаган мәгълүматларны ачыкларга, һәм шул рәвешле кылынган алыш-бирешне дәгъва итү рәвешендәге тискәре нәтиҗәләрдән һәм аны суд тәртибендә гамэлдэ тугел дип тану, шулай ук күчемсез милек белән караклыкның башка очракларыннанда котылып калырга ярдэм итэ.

- Илсөя Искәндәровна, ә кучемсез милек очен тулэуне кайчанрак башкарсан яхшырак : сату-алу килешүен теркәгәнчегә кадәрме яки теркәлгәннән соң?

Сатучы белән сатып алучы арасында исәп-хисап, кагыйдә буларак, сату-алу килешүе төзегәндә башкарыла. Шуннан соң гына документлар дәүләт теркәвенә тапшырла. Бу сатучы өчен уңайлы һәм куркынычсыз, әмма сатып алучыга куп кенэ борчылулар китерергэ момкин, чөнки сатучыга акча бирелгән, ә сатып алучынын милек хокукы әлегэ барлыкка килмэгэн һәм төрле сәбәпләр аркасында бәлки беркайчан да барлыкка килмэскэдэ момкин. Мәсәлән, әлеге күчемсез милек өчен милекне алу (взыскание) каралган һәм ул сатулардан (торги) сатылган. Яки сатучының банкротлык факты ачыкланырга момкин, һәм аның бөтен мөлкәте сатуларга куелырга момкин.

Бу хәлдән чыгу нинди булырга мөмкин соң?

- Беренчедән, сатып алучага акчаны сатучыга хокук теркәү процедурасы тәмамлангач кына һәм теркәлгән документларны теркәү органынан алгач тапшырырга кирәк. Бу очракта акчаны банк ячейкасына яки нотариуска депозитка (банк ячейкасы аналогы итеп санала, алыш — биреш вакытында исәп-хисап ясаганда тулы финанс куркынычсызлыгын тәэмин итэ) салырга була. Теркәлгәнче акча нотариусның махсус счетында саклана һәм хокукларны теркәү турында тиешле документлар тапшырылганнан соң сатучыга тапшырыла. Шулай итеп, ике якта- сатып алучы да, сатучы да тискәре хәл килеп чыгудан якланачак.

Әйе, бу очракта бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында ипотека булуы турындагы язма кертеләчәк, түләүләрне кичектереп торганда барлыкка килә торган закон нигезендәге чиклэмэ һәм аны юкка чыгару (бетеру) өчен, алыш-биреш ясалганнан соң, хокук теркэу органына гариза нигездэ элеге чиклэмэне бетеру турындагы мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International