“Крепкая семья” партия проекты кысаларында.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

“Крепкая семья” партия проекты кысаларында  2019 елның 24 янаренда Күгәрчен авылы мәдәният йортында  Балык-Бистәсе район мәдәният йортында яңа гына оешкан “Бистә йолдызлары” әдәби – музыкаль  клубы (җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова) әзерләгән “Талантлы син, кеше  туганым!”  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә тамашачылар районыбыз талантлары Рәсимә Гарифуллина, Рузилә Хәбибуллина, Лилия Кәримуллина, Лилия Ризаева, Сергей Фалин чыгышларын бик яратып кабул итте. Район советы депутаты, хатын-кызлар советы рәисе Фирдания Әхмәтҗанова районыбызда һәм республикадагы демографик ситуация белән таныштырып узды, шул темага районыбыз хатын-кызлары катнашында махсус әзерләнгән видеоролик тәкъдим ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International