19 январьда Күки авылында туган Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Хусаинова Гәйшә Гәрәй кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галим улыннан,халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рашитов Роберт Рафик улыннан, Күки авылы җирлеге Башлыгы Бадрутдинов Альберт Миннехан улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.