Континенталь хоккей лигасы йолдызлары Казанда инде

2019 елның 18 гыйнвары, җомга
  • 2018 елның 18 гыйнвар кичендә " Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Континенталь хоккей лигасы йолдызлары матчы уенчыларын тәкъдим итү тантанасы узачак. Чара Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле исеменнән Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор татарстанлыларны Континенталь хоккей лигасы йолдызлары атнасы һәм Йолдызлар матчы белән котлый һәм Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның котлавын укый.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International