Анатыш авыл җирлегендә гражданнар җыенында

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
  • Бүген Анатыш авыл клубында муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева катнашында гражданнар җыены узды. Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев башкарылган эшләр турында хисап биргәннән соң, район җитәкчесе аңа узган җыенда планлаштырылган эшләр турында сорау бирде. Барысы да диярлек башкарылган. Әмма авыл клубын ремонтлау мәсьәләсе ачык кала. Район прокуроры Руслан Шакирҗанов үзенең чыгышында райондагы криминоген хәл турында сөйләде. Ул залда утыручыларга алдакчыларның хәйләсенә эләгмәү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Алар янгын сүндерүчеләр һәм газ хезмәтләре хезмәткәрләре сыйфатында кыйммәт бәядән чынбарлыкта күпкә арзанрак торган теге яки бу приборларны сатып алырга тәкъдим итәләр. Чынлыкта бу оешмаларда эшләүче кешеләр йортлар буйлап йөрми һәм нәрсә дә булса сатып алырга тәкъдим итми.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International