16 январьда Иванаево авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Мустаева Анна Федор кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рашитов Роберт Рафик улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан, Казак Чаллысы авылы җирлеге Башлыгы Ананьев Иван Степан улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.