15 январьда Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гатупова Тәскирә Хөснетдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан,Түбән Тегермәнлек авылы җирлеге Башлыгы Дмитриев Анатолий Николай улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.