Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов прокуратура хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау телеграммасын юллады

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез — Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларны кабул итегез. Сезнең эшчәнлектәге өстенлекле юнәлешләр арасында җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәш, район гражданнарының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау дәвам итә. Сез, гасырлар буе традицияләрне саклап, сезнең алда куелган бурычларны намус белән башкарасыз. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, һөнәри бурычларны хәл итүдә уңышлар һәм иминлек телим».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International