Балык Бистәсендә янгын чыккан

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мунча миченнән янгын чыккан

9 гыйнвар көнне сәгать төнге берләр тирәсендә Балык Бистәсендәге бер шәхси йортта янгын чыга. Янгын-коткару частенең дежур каравылы килгәндә янгын 40 квадрат метр чамасы мәйданны биләп алган була. Бәхеткә каршы, янгында бер кеше дә зыян күрми.

Янгынчылар фаразынча, ут мунча мичен, тимер төтен суыргычын артык кыздырудан килеп чыккан.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International