Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2019 елның 1 гыйнвары, сишәмбе

 1 январьда Котлы Бөкәш авылында туган Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне  Әхмәтова Миңсылу Закир кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районының Совет аппараты җитәкчесе Жамалиев Рөстәм Рәсим улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан, Котлы Бөкәш  авылы җирлеге Башлыгы Назипов Рәшид Газиз улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International