Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2018 елның 28 декабре, җомга

     28 декабрьдә Кече Укмас  авылында туган Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сафин Габдулхак Сафа улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан, Бәтке авылы җирлеге Башлыгы Динмухаметов Фәнис Мансур улыннан, Балык Бистәсе муниципаль районындагы «Доверие – Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгенең директоры Ризаева Алсу Нәҗип кызыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International