Татарстан Росреестры: документларны электрон рэвешендэ биру очраклары кубэйде.

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе 2018 елда 67 меңнән артык электрон гариза эшкәрткән инде.

Росреестрга электрон рәвештә бирелгән исәп-теркәү документлары саны буенча муниципаль берәмлекләр арасында Казан шәһәре (7 091), Тукай районы (2 885) һәм Әлмәт шәһәре (1 728) алдынгы урыннарны били.

Электрон рәвештә бирелә торган гаризалар саны арта бара, чөнки законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә, вәкаләтле башкарма органнар, төзелеш тәмамлану турында хәбәр алганнан соң җиде эш көне эчендә күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү өчен документлар Росреестрга мөстәкыйль рәвештә җибәрергә тиеш. Шулай итеп, дәүләт хезмәтләре хәзер КФҮ аша Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итәргә кирәкми торган гражданнар өчен уңайлырак була бара, моның өчен муниципаль хакимият органнары эшли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International