Салым буенча бурычларны өйдән чыкмыйча белергә һәм түләргә була

2018 елның 25 декабре, сишәмбе
  • 2018 елның 3 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм физик затлар кеременә салымын түләү өчен билгеләнгән вакыт тәмамланды. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында күрсәтелгән срок тәмамланганчы салым түләү бурычын үти алмаса, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә. Булган бурычлар турында мәгълүмат алуның иң уңайлы ысулы – Россия Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинеты. Шул ук сервиста бурычларны онлайн-түләү мөмкинлеге дә тормышка ашырылган.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International