Татарстанлылар салым бурычының суммасын КФҮнең теләсә кайсы бүлекчәсендә ачыклый ала.

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

4 декабрьдән вакытында түләнмәгән салымнар (милек, транспорт һәм җир өчен) салым бурычына әверелде.

Салым бурычлары суммасын ачыклап, аны түләү өчен квитанцияләр салым инспекциясендә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гына түгел, ә республиканың һәр район үзәгендә һәм эре торак пунктларда булган КФҮнең теләсә кайсы бүлекчәсендә дә алырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International