Татарстан Республикасында «Син – эшмәкәр» форумында йомгак ясыйлар

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе
  • 20 декабрьдә Казанда УНИКС мәдәният-спорт комплексында Татарстан Республикасында "Син-эшмәкәр" федераль мәгариф программасы форумы узды. Киңлекнең 5 катында 1000гә якын булачак һәм эшләп килүче эшмәкәр, Икътисад министрлыгы, банклар, бизнес-сервис вәкилләре җыелды. Чара кысаларында мәктәп укучылары өчен эшкуарлык темасына һәм бизнес-остазлык темасына түгәрәк өстәлләр узды, Татарстан Республикасында «Син - эшмәкәр» белем бирү программасына йомгак ясалды. Шулай ук төп программа белән параллель рәвештә "Россиянең яшь эшмәкәре -2018" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр белән бизнес - интенсив узды, анда яшь бизнесменнар үзләренең уңыш серләре белән уртаклаштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International