Бистә сандугачы җиңүләр яулый

2018 елның 14 декабре, җомга

Район мәдәният йорты каршында эшләп эшләп килүче “Сандугач” вокаль түгәрәге әгъзасы Регина Шмелева Чаллы шәһәрендә узган “Халкым чишмәсе” милли татар иҗаты яшьләр республика фестивалендә катнашты.

“Халык вокалы” номинациясендә аңа  II нче дәрәҗә Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Ә Казан шәһәрендә узган “Дөньяның бәллүр йөрәге” халыкара конкурсында “Халык вокалы” һәм “Патриотик җыр” номинацияләрендә Регина I нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып, Диплом һәм Кубок алды. Шулай ук аңа Мәскәүдәге заманча иҗат институтына конкурстан тыш укырга керү турында сертификат тапшырылды. Ә аның җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International