Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

    13 декабрьдә Осиновка  авылында туган Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гаврилов Николай Григорий улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан, Олы Кульга авылы җирлеге Башлыгы Терентьев Евгений Александр улыннан һәм Олы Кульга авылы җирлеге сәркатибе Гилязиева Альбина Рафаэль кызыннан  яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International