10 декабрьда Котлы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Ахметвалеева Наилә Мингаз кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан,Котлы Бөкәш авылы җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшид Газиз улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.