2018 елның 24 ноябрь аенда Балык Бистәсе районының ГХАТ бүлегендә йөзенче пар язылышты.

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

   2018 елның 24 ноябрь аенда Балык Бистәсе районының ГХАТ бүлегендә йөзенче пар язылышты. Шушы көнне, яңа өч гаилә барлыкка килде, ә йөзенче пар  Ринат һәм Гөлүсә Абзалтыновлар булды.  ГХАТ җитәкчесе, Зарипова Миляуша, яшь гаиләне котлап, беренче документ – язылышу турында таныклыкны тапшырды һәм истәлекле бүләк.

   Барлык килгән кунаклар яшь гаиләне котладылар, аларга чиксез бәхет, саф мәхәббәт һәм матур гаилә тормышы теләделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International