"Кадерле әниләр өчен йөрәк җылысы"

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе
  • 2018 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә күп балалы гаиләләр белән Әниләр көненә багышланган чара узды. Кунаклар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган мастер-классларда актив катнаштылар. Балык Бистәсе муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нурия Габдулла кызы әниләрне әлеге бәйрәм белән котлады һәм сәламәтлек, зур шатлык теләде. Чара барышында әниләргә котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Катнашучылар командада эшләделәр, күнегүләр башкардылар. Чара дустанә, иҗади атмосферада үтте. Очрашу онытылмаслык һәм онытылмас тәэсирләр калдырды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International