Русский мрамор» агросәнәгать комплексы 2019 ел башында 350 сыерга һәм үгезгә ферма файдалануга кертәчәк.

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

«Русский мрамор» агросәнәгать комплексы 2019 ел башында 350 башка исәпләнгән ферма файдалануга кертәчәк. Компания барлыгы шундый биш комплекстан төзергә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов сөйләде.

Яңа комплекслар компаниягә проект куәтенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк — көненә 180 дән 200 сыерга кадәр. Хәзер Күгәрчен авылында 70-80гә якын сыер суза.
 

Район башлыгы проект куәтенә 2-3 елдан чыгу планлаштырыла, дип билгеләп үтте. "Рус мраморы" проектны озата барган финанс кыенлыкларын диярлек узды, дип дәвам итте район башлыгы. Сату белән дә проблема юк — нигездә товарны Россиягә китереп торалар. Сүз илнең эре ритейлерлары турында бара.

Предприятиедә 160 кеше эшли, Нигездә Күгәрчен авыл җирлегендә яшәүчеләр. Илдар Рәшит улы Таҗетдинов район тормышында җитештерүнең югары ролен билгеләп үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International