Техниканы кышкы саклауга кую конкурсы

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 19 ноябрендә Балык Бистәсе муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.

        Конкурсның максаты: техниканы саклауга куюның торышын, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртип урнаштыруны һәм объектларның көзге-кышкы ремонтка әзерлеген бәяләү, эш шартларын булдыру һәм техниканы ремонтлауны оештыру хезмәткәрләрен мотивацияләү.

        Комиссия составында: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.В. Земсков, техник яктан яңадан коралландыру секторы мөдире Я. Г. Клетенков, Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М. З. Миңгалиев, механикалаштыру буенча Консультант Әхтәмов З. Ф., ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча инспекциясе башлыгы Гимаев Л. К. түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде.
1.     "Кулон Агро» ҖЧҖ -67 балл
2.     "Масловский» ҖЧҖ-63 балл
 

Линар Гыймаев - Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе муниципаль районы  буенча баш дәүләт инженер-инспекторы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International