"Әниләр көне» бәйрәме.

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

    «Әниләр көне» бәйрәме.

      2018 елның 20 ноябрендә Район мәдәният йортында «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге, «Бердәм Россия» партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе җитәкчесе Касимова Лидия Рафаэль кызы ярдәме белән, тәрбиягә бала алган аналарны хөрмәтләүгә багышланган Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды.

      Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы котлады.

      Балалар үз әниләрен котладылар һәм бәйрәмне матур чыгышлар белән бизәделәр.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International