Гаилә һәм балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

2018 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пункты оештырылды.

  Әлеге чараның төп максатчан төркемнәре булып ятим балалар, ата – ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре; ата – ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар; инвалид балалар һәм аларның ата-аналары тора.

Очрашуда район хезмәтләре вәкилләре: ЭЭМ, суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, опека һәм попечительлек органнары, «мәгариф бүлеге» МКУ, адвокатлар, нотариуслар катнашты.

 Мөрәҗәгать иткән һәр кешегә юридик ярдәм күрсәтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International