Бу атнаның җомгасында (9.00 сәгатьтә) район үзәкләштерелгән китапханәсендә “Җәлил укулары” конкурсының беренче этабы уза.
Аның башлангычында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге, район мәгариф бүлеге, район үзәк китапханәсе торалар. Конкурсның шартлары, катнашучыларның яше, алдагы этаплары турындагы мәгълүматлар белән газетабызның сайтында, 23 октябрьдә урнаштырылган положение аша тулырак таныша аласыз.