2018 елның 3 ноябрендә социаль яклау бүлегендә Бердәм кабул итү көне

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе
  • 2018 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә социаль яклау вәкилләре һәм суд приставлары катнашында алиментлар рәсмиләштерү һәм балигъ булмаганнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны чираттагы кабул итү узды. Кабул итүгә 6 кеше мөрәҗәгать итте, аларда элеккеге ир белән хатынның балаларын карап тоту һәм тәрбияләүгә алиментлар түләтү буенча сораулар бар иде. Һәр мөрәҗәгать итүчегә алиментлар буенча мәсьәләләрне хәл итүдә хокукый ярдәм күрсәтелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International