Зур этнографик диктан

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Узган атнада рус телен  белүче 139 балыкбистәле “Зур этнографик диктант” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар иде. Бу акция өченче ел уздырылса да безнең район вәкилләре анда беренче тапкыр гына катнашты.

Балык Бистәсе 2 мәктәбе базасында оештырылган региональ мәйданчыкка үз белемнәрен тикшерү максатыннан 26 кеше килгән иде. “Рус теле грамматикасын онытып бетермәдемме икән, балаларыма укуларында булыша аламмы? Шуларны ачыклыйсым килде”, - диде өч бала анасы Ләйсән Җәләлиева.

- Котлы Бөкәш мәктәбе базасындагы мәйданчыкта 93 кеше ( укучылар, укытучылар, ата-аналар) диктант язды. Шулай ук Балык Бистәсе 2 мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Рөстәм Гобәйдуллин җитәкчелегендәге яшь армиячеләр, Күгәрчен, Түбән Тегермәнлек мәктәпләре акциядә актив катнаштылар.

Ә иң күп баллны (100 мөмкинлектән 79 ны) Балык Бистәсе гимназиясенең чит телләр укытучысы Оксана Молгачева җыйды. Биектау авыл җирлеге башлыгы Камил Галимуллин да яхшы күрсәткечкә иреште. Алар диктантны региональ мәйданчыкта яздылар.

Иң өлкән катнашучы - гимназиянең чит телләр укытучысы Ирина Казарина 71 балл җыйды. Алар барысы да мактауга лаек, - диде район мәгариф бүлеге методисты Рәфига Ихсанова.

“Диктант язу авыр булдымы соң?”- дип сорадым акциядә катнашучылардан.

- Дөресен әйтергә кирәк, диктант язу җиңелләрдән булмады.Гомуми үсеш өчен кызыклы сораулар күп иде. Гомуми характердагы, туган якны өйрәнүгә, фин-угор халыкларына, татар мәдәниятенә, тарихына кагылышлы сорауларга зур урын бирелгән. Диктантка алдан ныклап әзерләнергә кирәк әлбәттә, - дип җавап бирде бер ханым.

Барлык эшләр республикабызның Мәгариф һәм Мәдәният министрлыкларына җибәрелделәр. Аларның нәтиҗәләре белән Балык Бистәсе 2 мәктәбе, район мәгариф бүлеге сайтларында танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International