Балык Бистәсе Трой-Урай авылында яшәүче комсомол елларындагы хатирәләрен еш искә төшерә

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Трой-Урай авылында яшәүче Анастасия Тимофееваның хәтерендә комсомол елларындагы хатирәләр күп сакланган. Үткән еллар кешене тышкы яктан гына үзгәртә, ә асылы элеккечә кала. Ул әле дә үзенә хас булган кыюлыгын, шаянлыгын югалтмаган.

 

Комсомол сафларына Анастасия 1954 елда керә. Күп кенә комсомол конференцияләренең делегаты була. Гаиләдә өлкән бала булганлыктан, җидееллык мәктәпне тәмамлагач, тормыш “арбасы”на җигелә. Яшьтән спектакльләрдә катнаша, биергә ярата.
Тумышы белән Саба районыннан булган кыз 1952 нче елда Трой Урай авылында яшәүче Тимофей белән гаилә кора. 10 авылны берләштергән  комсомол оешмасының секретаре, китапханәче, оештыручы булган егет гармунда да бик оста уйный. “Яхшы вакыт иде. Авырлыклардан куркып тормадык, нинди эшкә кирәк булса шуңа тотындык”, - дип искә ала Анастасия Тимофеева.
Ул терлекчелектә эшләгән, ире Тимофей хуҗалыкта прораб булган. 53 ел бергә гомер кичереп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Георгий  гаиләсе белән авылда яши.
Анастасия Петровна күңеле белән әле дә яшьлек елларына еш кайта, хатирәләрен барлый. Ә алар хәтер сандыгында шактый ишлеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International