Дәүләт хезмәтләре порталында 14 меңгә якын кеше ТР хакимияте башкарма органнарының өстенлекле максатларын сайлады

2018 елның 9 ноябре, җомга
  • Башкарма органнарның максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектында республиканың дүрт министрлыгы катнаша. Өч атна эчендә 14 меңнән артык кеше башкарма хакимият органнары максатларын формалаштыру буенча сораштыруларда катнашты. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Проектта сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы катнаша. Экспертлар тарафыннан 2019 елга ведомстволарның төп максатлары һәм бурычлары буенча 80нән артык тәкъдим әзерләнде, алга таба алар өчен тавыш бирү процессы башланды. Башлангыч нәтиҗәләр буенча, УЗИ хезмәтләреннән файдалана алу мөмкинлеге, балалар поликлиникалары җиһазларын яңарту, мәктәп укучылары арасында музейларны популярлаштыру, яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалар өчен ясле төркемнәр белән мәсьәләне хәл итү, шулай ук эшсезлек үсешен булдырмау кебек юнәлешләр аеруча популяр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International