«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлеге чираттагы конференциясенең икенче этабы

2018 елның 2 ноябре, җомга

Конференцияне партиянең җирле бүлеге секретаре Илдар Таҗетдинов алып барды  һәм чыгыш ясады.
Бүлекнең эшчәнлеге турындагы чыгыш дикъкать белән тыңланылды. «Бердәм Россия» җирле бүлегенең агымдагы ел эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип саналды. 
Шулай ук конференциядә бүлекнең политсоветы составы яңартылды. Делегатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Айгөл Вафина кандидатурасын расладылар.  Конференция барышында алты кеше җирле бүлеккә әгъзалар булып кабул ителде. Аларга тантаналы төстә билетлар тапшырылды. 
17 ноябрьдә Казан шәһәрендә узачак партиянең  ХХVIII конференциясенә исә бердәм рәвештә Илдар Таҗетдинов һәм Рафаэль Исмәгыйлов делегатлар булып сайланды. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International