Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

   30 октябрьда Корноухово картлар йортында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл ветераны Канифатова Александра Алексей кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызыннан яңгырады һәм Россия президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International