"Уңыш һәм куркынычсызлык» конкурсы Җитештерү травматизмы дәрәҗәсен киметү һәм хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын яхшырту, оешмаларда җитештерү травматизмын һәм һөнәри авыруларны кисәтү буенча профилактик эшне активлаштыру максатларында үткәрелә. Конкурсның бурычлары булып җәмәгать игътибарын эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүнең мөһимлегенә җәлеп итү, хезмәтне саклау өлкәсендә оешмалар дәрәҗәсендә эшләрне оештыру буенча алдынгы тәҗрибәне өйрәнү һәм тарату тора.