Балык Бистәсе районында иң көчлеләрне ачыкладылар

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Күптән түгел «Яшьлек» стадионында укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларны спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларның сәламәтлеген ныгыту, иң көчле спортчыларны ачыклау максатыннан 2003-2005, 2006-2007 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Балык Бистәсе муниципаль районының шәхси-команда беренчелеге узды. Ярышта 17 команда составында 55 укучы катнашты.

2006-2007 елларда туган кызлар арасында (кызлар) Виолетта Егорова (Балык Бистәсе беренче гимназиясе) җиңү яулады, икенче урында-Айсылу Габдрахманова (Күки мәктәбе), өченчедә – Полина Зинина (Югары Тегермәнлек мәктәбе). Малайлар арасында беренче урында-Булат Хөснуллин (Зур Мәшләк мәктәбе), икенчедә – Әмир Гайфуллин (Котлы Бөкәш мәктәбе), өченчедә - Ирек Миңнебаев (Юлсубино). 2003-2005 елларда туган кызлар арасында (кызлар) Зәмирә Мөбәрәкова (Юлсубино) җиңү яулады, икенче урында – Әдилә Мингәрипова (Күгәрчен), өченчедә – Илүзә Габдрахманова (Шомбут). Егетләр арасында беренче урында Данис Гарифуллин (Ямаш), икенчедә – Инсаф Хәсәнов (Шомбыт), өченчедә – Айрат Гаптеллаҗанов (Зур Мәшләк).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International