ТР Иҗтимагый палатасы экспертлары «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларына атаклы якташларның исемнәрен бирү буенча тавыш бирү өчен 40 кандидатура сайлап алды.
Бүген 23.00 сәгатьтә «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында тавыш бирү тәмамлана, дип хәбәр ителә проектның рәсми төркемендә.
«Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларына атаклы якташларның исемнәрен бирү буенча Татарстан халкыннан тәкъдимнәр җыю 16 октябрьдә башланды.
ТР Иҗтимагый палатасы экспертлары тавыш бирү өчен 40 кандидат сайлап алды. Исемнәрнең тулы исемлеге белән палата сайтында танышырга мөмкин.
Үз тавышыңны «Россиянең бөек исемнәре " проектының рәсми төркемнәрендә калдырырга мөмкин. Татарстан Республикасы» социаль челтәрләрдә: ВКонтакте иОдноклассники.
Ярымфиналга чыккан ун кеше 19 октябрьдә тәкъдим ителәчәк. Аэропортларга биреләчәк исемнәр 5 декабрьдә игълан ителәчәк.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/10/18/630523/