Хакимияттә ана капиталы сертификатын бирү турында Карар кабул итүгә вакыт ике тапкыр кимрәк булачак. Дәүләт Думасы бу хакта Хөкүмәт законын тулысынча кабул итте.
Хәзер, карар кабул иткәндә, РФ Пенсия фонды хезмәткәрләре гариза биргән көннән алып 30 көнгә түгел, ә 15 көнгә сыешырга тиеш. Шул ук вакытта гражданнар тарафыннан тапшырыла торган мәгълүматларның дөреслеген тикшерү сроклары 14 көннән биш көнгә кадәр киметелде.