Узган ялда Балык Бистәсе үзәк мәчетендә район мөхтәсибенең мөгаллимнәр һәм укучы балалар белән очрашуы булып узды.
Очрашуны мәчет имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт ачып җибәрде, барысын да уку елы башлану белән котлады, уңышлар теләде. Дөньяви, фәнни белемнәр белән беррәттән дин гыйлеме кирәклеген дә, Ислам диненең бүгенге көндә тоткан зур ролен дә әйтеп узды ул. Район мөхтәсибе Рамазан хәзрәтнең дә вәгазь-киңәшләре үтемле иде. “Дөньяда иң күп укылучы китап–ул Коръән. Үз алдыңа максат куйсаң аны укып чыгуга ирешәсең. Мәчетләрдән балалар, яшьләр өзелмәсен. Аның ишеге һәркем өчен дә ачык”,–диде ул. Соңыннан үзәк мәчеттә озак еллар тырышып хезмәт куйган мөгаллимнәр—Оркыя Фәсхетдинова, Асия Гайнетдинова, Рауза Бәдретдиновага кыйммәтле бүләкләр тапшырды, укучы балаларга Тәберде Чаллысы мәчете гамәлгә куйган “Тәрбияле бала” татар-мөселман гәҗитенең беренче санын бүләк итте.
Очрашуга шулай ук озак еллар мәчетнең имам-хатыйбы булып торган Сәүдахан хәзрәт тә чакырылган иде. Ул шушы мәчеттә белем алган бик күп укучыларны санап чыкты, бүгенге шәкертләргә уңышлар теләде. Очрашуның рәсми өлешендә Балык Бистәсе үзәк мәчетенең баш абыстае итеп Асия Гайнетдинова билгеләнде.
Соңыннан мул чәй табыны исә һәркемне үзенә сыйдырды.