Бүген өченче чакырылыш Балык Бистәсе муниципаль районы Советының утыз бишенче утырышында бертавыштан Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Исламов Роман Леонидович билгеләнде.
Роман Леонидович җитәкче вазыйфаларда, дәүләт һәм муниципаль хезмәттә бик зур тәҗрибә туплаган.