Мотоциклларда яшьтән җилдерсә дә бу спорт дисциплинасы белән узган ел гына чынлап торып шөгыльләнә башлаган Илшат.
“Любитель” классында чыгыш ясый башлаган якташыбыз беренче ярышларда ук призлы урыннар яулый башлый. Хәзер инде ул “про” ( профессионал) классына кадәр күтәрелгән . Быел ул Идел буе федераль округы чемпионатының Уфа, Самара, Ульяновск шәһәрләрендә узган этапларында-беренче, Казан этабында икенче урыннарны яулады. Дүрт этап нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы чемпионы исеменә лаек булды.
Илшат Сәфәров, ул шөгыльләнә торган мотоджимхана спорты турында тулырак язмабызны газета битләрендә укырсыз.