Республиканың барлык районнарында баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уеннары өчен мәйданчыклар барлыкка килде

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

2018 елда Татарстанда 96 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде.

Республиканың барлык районнарында баскетбол, волейбол һәм мини-футбол мәйданчыклары, шулай ук урам тренажерлары һәм 100 урынлы җылы чишенү бүлмәләре һәм трибуналар белән хоккей тартмалары ачылды.

Ел ахырына кадәр шулай ук мебель, инвентарь һәм җиһазлар белән 16 чаңгы базасын төзеп бетерү планлаштырыла.

2017 елда республикада 120 универсаль спорт мәйданчыгы, шул исәптән 20 хоккей тартмасы һәм 11 чаңгы базасы төзелде.

2013 елдан бирле Татарстанда барлыгы 791 спорт мәйданчыгы һәм 11 чаңгы базасы барлыкка килде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International