Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

        8 октябрьдә  Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне  Тугашова Анна Владимир кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызыннан, Район җитәкчесе исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галим улыннан яңгырады. Балык Бистәсе районы Башлыгы  исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International