2019 елда минималь хезмәт хакы артачак

2018 елның 5 октябре, җомга

2019 елда минималь хезмәт хакы 117 сумга артачак.

 Хөкүмәт бу елның икенче кварталы өчен яшәү минимумын исәпләп чыгарган. Аның күләме 10 444 сумга билгеләнгән. Шул ук вакытта эшкә яраклы кешеләр өчен яшәү минимумы 11 280 сум күләмендә билгеләнгән. Ә бу 2019 елда Хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) нәкъ менә шушы күләмгә кадәр артачак дигән сүз, дип хәбәр итә "Российская газета".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International