23 сентябрьдә Кече Әшнәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Минвалеева Миннегайшә Мөхәммәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызыннан,Олы Әшнәк авылы җирлеге Башлыгы Хөснетдинова Резедә Әхәт кызыннан яңгырады. Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.