Алдан тавыш бирүдә катнашучылар сайлаучылар белән очраштылар

2018 елның 20 июле, җомга

Районның халыкны социаль яклау бүлеге бинасында “Бердәм Россия” партиясеннән җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар булып күрсәтелү өчен алдан тавыш бирүдә катнашучылар сайлаучылар, җәмәгатчелек вәкилләре белән очраштылар. 

 

Агымдагы елның 9 сентябрендә узачак бердәм тавыш бирү көнендә республикабызның җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау була. Безнең районда сайлаулар Балык бистәсе шәһәр тибындагы поселогының 4 номерлы бер мандатлы округында һәм 11 авыл җирлегенең бер мандатлы округларында узачак. Барлыгы 12 депутат сайланачак. 
22 июля көнне “Бердәм Россия” партиядән сайлауларга кандидатлар сайлау өчен алдан тавыш бирү уздыра. Бу сайлаучыларга бүгенннән үк кандидатлар белән очрашып якыннан танышырга, программаларын бәяләргә мөмкинлек бирә әлбәттә. 
Сайлаучылар белән очрашырга,дебатларда катнашырга ике кандидат: район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рамил Рафаил улы Кадиров, Балык Бистәсе муниципаль район Башкарма комитеты житәкчесе Илдар Рәшит улы Таҗетдинов теләк белдергәннәр. 
Беренче булып сүз алган Рамил Кадыйров үзенең хезмәт биографиясе, бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды. Депутат мандаты алган очракта районда авыл хуҗалыгын, аерым алганда ветеринария тармагын үстерүгә тагын да зуррак игътибар бирәчәген ышандырды. 
Илдар Таҗетдинов исә шәхсән үзен, балыкбистәлеләрне борчыган проблемаларга киң тукталды. Беренче чиратта бу халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе әлбәттә. Балыкбистәлеләрнең каядыр читтә эшләп йөрүләре белән һич килешмәвен ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе. Районның икътисадын савыктыру, шул нигездә халыкны эшле–ашлы итү юнәлешендәге уй–фикерләре белән уртаклашты ул. Аерым алганда, бу проблемаларның чишелешен районга көчле инвесторларны җәлеп итүгә бәйләп күзаллый Илдар Таҗетдинов. Икмәк кабул итү предприятиесен алган яңа инвестор зур күләмле үзгәртеп коруларга керешкән. “Сакаллы төзелеш”кә әверелгән балык заводы да яңа хуҗалы булырга тора икән. Төрек эшмкәрләре районда бакча җиләге үстерүгә алынганнар. Безнең футбол командасын үз канатлары астына алырга да исәп итәләр икән. Илдар Таҗетдинов яңа инвесторларны җәлеп итү буенча эшчәнлекнең дәвам итәчәген белдерде. 
Районда парк, юллар, тротуарлар төзү, су үткәргечләрне алыштыру, яңарту буенча масштаблы эшләр дәвам итәчәк. 
Илдар Таҗетдинов районда туризмны актив рәвештә үстерәчәкбез дип белдерде. Бу җәһәттән, бик кызыклы проектлар да эшләнеп ята икән инде. 
Шулай ук мәгариф, мәдәният, спортны үстерү кебек мөһим темаларны да читләтеп үтмәде ул. Бу юнәлешләрдә дә кызыклы, конструктив фикерләре,планнары бар икән. 
Чыгышының ахырында барлык башлангычларда, беренче чиратта райондашларның ярдәменә, теләктәшлегенә таянуына басым ясады. 
Ахырыда әлеге очрашуны алып баручы,район советы аппараты җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов барлык сайлаучыларны 22 июльдә узачак бердәм алдан тавыш бирүдә катнашырга чакырды. 
Илгиз Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International