Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 7 июльдә Кама буе ял паркында соңгы елларда матур традициягә әйләнгән “Балыкчы көне” үтәчәк.
Бәйрәмнең программасы бик бай.Чара балык тотучылар бәйгесеннән башланып китәчәк. Һәвәскәр балыкчыларны теркәү 14.00 сәгатьтә башланачак. Бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләр дә көтелә. Килгән кунаклар,тамашачы бушлай гына Кама өстендә көймәдә йөзә алачак. Бу көнгә ишкәкле көймәләрдә узышу бәйгесе дә оештырылачак. Бәйрәмгә килүчеләр затлы балыклардан әзерләнгән балык шулпасыннан авыз итә алачаклар. Чараны район мәдәният әһелләре концерт программасы белән бизәр дип көтелә. Соңыннан теләүчеләргә футбол буенча дөнья чемпионатыннан ярышларны турыдан-туры карау мөмкинлеге тудырылачак.