Районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медальләре тапшыру дәвам итә.

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

       3 нче июль көнне Мельничный Починок авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Кукаров Леонид Семен улына һәм Котлы-Бөкәш авылында яшәуче концлагерь тоткыны Мурсалимова Зәйнәббикә Кашаф кызына  Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Балык – Бистәсе муниципаль районының Башкарма Комитеты җитәкчесе Илдар Рәшит улы Таҗетдинов әлеге мәртәбәле бүләкләрне тапшырды. Ул аларга сабырлыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәт сузләрен җиткерде, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International