Балык Бистәсе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдиновның Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2018 елның 16 июне, шимбә

Хөрмәтле балыкбистәлеләр! Бүген туган төбәгебездә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуен уздырырга җыенабыз. Борынгы заманнардан ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак үткәрелүче әлеге милли бәйрәм ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга.Ел саен әлеге бәйрәмдә язгы кыр эшләренә йомгак ясыйбыз,мәйдан түренә иң элек кыр батырларын,алдынгыларыбызны чакырып зурлыйбыз, рәхмәтләребезне  җиткерәбез.

Районыбызны авыл хуҗалыгы яшәтә ,ә мактаулы хезмәт ияләре – игенчеләр һәм терлекчеләр бар кешелекне туендыра,табыннарыбызны сый-хөрмәтле итә.Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кебек озын гомерле һөнәр ияләре юк, аларның хезмәте кешелекнең үзе кебек мәңгелек.

Быелгы яз шактый сынаулы булды,шуңа да карамастан,районыбыз игенчеләре язгы чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыктылар.Басу-кырларда кара көзгә кадәр хезмәт тынып тормаячак,елыбызны мул икмәкле,мул сөтле һәм итле итеп тәмамлар өчен никадәр тырышлык кирәк икәнен игенче һәм терлекче үзе генә бар үзәге белән аңлый ала. Шушы фидакарьлекне һәм тырышлыкның күркәм символы булып торган,халкыбызның бай рухи мирасын,үзенчәлекле гореф-гадәтләрен чагылдырган Сабантуйларын күтәренке рухта,яхшы кәеф белән, бердәм булып бәйрәм итәрбез дип ышанам. Барыгызны да Сабантуй бәйрәмнәре белән котлап, чын куңелдән бәхет,сәламәтлек,гаилә иминлеге, барлык башлангычларыгызда да уңышлар телим.Йортларыгызда һәрчак тынычлык һәм муллык булсын! Сабантуе күңелләрне шатлык нурына күмсен, хезмәт җиңүләренә рухландырсын,йөрәкләргә яшәү дәрте өстәсен иде.


Бәйрәм белән,Сезне, хөрмәтле райондашлар!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International