Балык Бистәсе Мәдәният йортында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм булды

2018 елның 1 июне, җомга

Балалар һәм ата–аналар өчен бик күңелле концерт әзерләгәннәр иде. Алып баручылар Рамил Имамов һәм Эльвира Кәримуллина балаларга бию флеш–мобы, берсеннән–берсе кызыклы уеннар оештырдылар.

 Район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Исмәгыйлов балаларны, ата –аналарны җәйнең бу беренче бәйрәме белән котладылар.

Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укучылары Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

“Доверие–Ышаныч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге күп балалы гаиләләр өчен оештырылган фотоконкурска йомгак  ясадылар. Анда Филипповлар һәм Мөхәммәтҗановлар гаиләләре җиңеп чыктылар. Башка катнашучылар да Грамоталарга, кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International