«Развитие общественных пространств Республики Татарстан» программасын тормышка ашыру кысаларында 2018 елда Ленин урамында Балык Бистәсендә халыкның ялын оештыру өчен сквер төзү планлаштырыла.
Шуңа бәйле рәвештә, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Ленин урамында сквер төзелеш чорында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча туктату турында 24.05.2018 дән №51нче карарын кабул итте.
28 май көненнән З. Шәймәрданова – Ленин урамнары кисешкән урыны һәм Ленин - пер Садовый урамнары кисешкән урыны ябылачак.
Хөрмәт белән, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Администрациясе!