Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2018 елның 22 мае, сишәмбе

   22 май көнне Шеморбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Григорьева Мария Иван кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды.Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы  һәм Шеморбаш авылы җирлеге Башлыгы Сафин Исмәгыйль Нәгыйм  улы да кушылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International